Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, шулай ук безнең төбәктә яшәүче барлык татарлар исеменнән Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән тәбрик итәбез.
Без тарихи ватаныбыздан читтә яшәсәк тә, hәрдаим Татарстаныбызның уңышларына сөенәбез, үзебезнең көчле республикабыз белән горурланабыз. Бүгенге көндә җөмhүриятебезнең уңышлары турыдан-туры Сезнең һөнәри осталыгыгыз, сәяси зирәклегегез һәм зур тәҗрибәгезнең дә нәтиҗәсе икәнен ассызыклыйбыз. Сез кыенлыклардан беркайчан да курыкмадыгыз, хәтта иң катлаулы хәлләрдә дә үз фикерегездә калдыгыз. Мондый җаваплылык хисе, эзлекле позиция һәм әлбәттә, шәхси сыйфатларыгыз аркасында Сез зур хөрмәткә ирештегез.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.
Оценить материал и/или оставить мнение