ЕГЭ и родители: мы вместе и мы сможем!
Дяшкина Даша, выпускница средней общеобразовательной школы № 2 города Мензелинска Республики Татарстан – одна из тех, кто получил 100 баллов по русскому языку и химии.
Советами, как семья может помочь ребенку, поделилась ее мама Наталья Дяшкина.
Первый совет: не давите.
Давление окружающих – один из самых стрессовых факторов, сопутствующих ЕГЭ. Мы, родители, должны помнить, что не баллами за ЕГЭ измеряют все шансы на успех в будущем. ЕГЭ, как и любой экзамен, – это инструмент.
Чтобы поддержать ребёнка перед ЕГЭ, важно научить сына или дочь не бояться провала. Жизнь не кончается на экзамене и не определяется его баллами. В крайнем случае ЕГЭ всегда можно пересдать, даже если в следующем году!
Второй совет: поработайте с собственными эмоциями.
Если вы беспрерывно нервничаете по поводу ЕГЭ и того, как сын или дочь себя проявят, тревога неизбежно передается и ребёнку. Это понизит его возможности и сопротивляемость экзаменационному стрессу.
Чтобы помочь ребёнку сдать ЕГЭ, выберите правильный стиль общения с подростком в период подготовки к экзаменам – оптимистический, задорный и с юмором, больше шутите, разговаривайте на другие, не менее увлекательные темы.
Третий совет: создайте психологический комфорт.
Почему-то у многих ЕГЭ ассоциируется с нервной обстановкой. Важно, чтобы дома царило максимальное спокойствие и тишина. Ребёнку нужна некая безопасная гавань, где можно отдохнуть и расслабиться, не думая о КИМах, бланках и типовых задачах. Непосредственно, в экзаменационный период, можно сделать скидку и на какую-то часть бытовых обязанностей, хотя порой лучший отдых – это смена деятельности.
ЕГЭ – важная ступень в образовании, но недостаточные баллы – это не конец карьеры. Основная рекомендация родителям: объясните ребёнку, что не надо надеяться на удачу и списывание, ни в коем случае не впадать в истерику. Это может ухудшить ситуацию.
Четвертый совет: помогите с подготовкой к ЕГЭ.
Залог успешной сдачи экзамена – качественные знания. Не в наших силах вложить их в голову сыну или дочери, но именно вы в дополнение к основным занятиям в школе можете помочь найти необходимые пособия или подобрать какие-то индивидуальные курсы с учетом свободного времени ребенка, предложите ему свое участие с учетом его мнения и по мере необходимости.
Важно всегда помнить: если вы вместе, то все получится!
__________
БДИ һәм ата-аналар: без бергә һәм бергә булдыра алабыз!
Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган Дяшкина Даша - «рус теле» һәм «химия» фәннәре буенча 100 балл алучыларның берсе.
Әнисе Наталья Викторовна Дяшкина гаиләнең ничек ярдәм итә алуы турында үз фикерләре белән уртаклашты.
Беренче киңәш: басым ясамагыз.
Әйләнә-тирәдәгеләрнең басымы - БДИ белән бәйле иң стресслы факторларның берсе. Без, әти-әниләр, БДИ баллары белән генә киләчәккэ булган уңышларны үлчәп булмаганын истә тотарга тиеш. БДИ, теләсә нинди имтихан кебек үк. Бу бары тик бер инструмент.
БДИ алдыннан балага ярдәм итү өчен, улыңны яки кызыңны уңышсызлыктан курыкмаска өйрәтү мөһим. Тормыш имтиханда төгәлләнми һәм аның баллары белән билгеләнми. Онытмаска кирәк, БДИны, хәтта киләсе елда булса да, һәрвакыт яңадан бирергә мөмкин!
Икенче киңәш: үз хисләрегез өстендә эшләгез.
Әгәр дә сез БДИ турында бертуктаусыз борчыласыз һәм улыгыз яки кызыгыз ничек имтиханда үзләрен тотар икэн диеп куркасыз икән, һичшиксез, бу хисләр балага да тапшырыла. Бу аның мөмкинлекләрен һәм имтихан стрессына каршылык күрсәтүен киметәчәк.
Балага БДИ бирергә ярдәм итү өчен, имтиханнарга әзерлек чорында яшүсмер белән аралашуның дөрес стилен сайлагыз - оптимистик, дәртле һәм юмор белән, күбрәк шаяртыгыз, башка, мавыктыргыч темаларга сөйләшегез.
Өченче совет: психологик уңайлыклар тудырыгыз.
Ни өчендер күпләр өчен БДИ нерв халәте белән ассоциацияләнә. Өйдә максималь тынычлык һәм тынлык хөкем сөрүе мөһим. Балага ниндидер куркынычсыз гавань кирәк, анда КИМ, бланклар һәм типик мәсьәләләр турында уйламыйча ял итәргә мөмкинлек булырга тиеш. Турыдан-туры, имтихан чорында, көнкүреш бурычларының ниндидер өлешенә ташлама ясарга мөмкин, гәрчә кайчак иң яхшы ял - эшчәнлекнең алмашынуы булса да.
БДИ - белем бирүдә мөһим баскыч, әмма җитәрлек баллар булмау - карьераның ахыры түгел. Ата-аналарга төп киңәш: баланы бары тик уңышка һәм күчереп язуга өметләнмәскә, һичбер очракта да истерикага бирелмәскә кирәклеген аңлатыгыз. Бу хәлне начарайтырга мөмкин.
Дүртенче киңәш: БДИга әзерләнергә ярдәм итегез.
Имтиханны уңышлы тапшыруның нигезе - сыйфатлы белем. Аларны улыбызның яисә кызыбызның башына сала алмыйбыз, ләкин нәкъ менә сез мәктәптә төп дәресләргә өстәмә рәвештә кирәкле пособиеләр табарга яки баланың буш вакытын исәпкә алып ниндидер индивидуаль курслар сайларга ярдәм итә аласыз, аның фикерен исәпкә алып һәм кирәк булган саен, аңа үз катнашыгызны тәкъдим итегез.
Шуны истә тоту мөһим: бергә булсагыз – барысы да килеп чыгачак!