Туган тел укытучылары көч сынашты

28-29 нчы мартта Вахитов районы 27 нче гимназия базасында туган тел укытучылары Бөтенроссия конкурсының йомгаклау туры үткәрелде. Бу конкурс 2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысавларында уздырылды.
Конкурсның йомгаклау этабында Татарстаннан 9 рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 15 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 мари теле һәм әдәбияты укытучысы, 2 удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы, 2 мордва (эрзя, мокша) теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.
Казан шәһәреннән әлеге йомгалау этабына Вахитов районы Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдинова З.Ә., Вахитов районы 27 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшина Л.Г., Идел буе районы 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Л.Ф., Авиатөзелеш районы 146 нчы “Ресурс” лицеенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтова А.М., Совет районы 183 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Л.Р. һәм шул ук районның 149 нчы лицеенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әһлетдинова Л.Ф. үтте.
Конкурста катнашучылар үзләренең медиавизиткаларын тәкъдим иттеләр, мастер-класс уздырдылар, проектларын якладылар, түгәрәк өстәлдә катнаштылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Вахитов районы Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдинова Зилә призер, Вахитов районы 27 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшина Ләйсән, Идел буе районы 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Ләйлә, Авиатөзелеш районы 146 нчы “Ресурс” лицеенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтова Айсылу лауреатлар, Совет районы 183 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Лилия “Сердце отдаю детям” номинациясендә һәм шул ук районның 149 нчы лицеенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әһлетдинова Ландыш “Учитель-творец” номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
Конкурсантларны уңышлары белән котлыйбыз.

 
По теме
«Россия готова щедро делиться»: зачем созвали зарубежных министров образования в Казань - Министерство образования Готовить иностранных школьников к олимпиадам, внедрять за рубежом ЕГЭ и отправлять больше учителей в дружественные страны для обучения русскому языку предложили на Международном форуме министров образования «Формируя буд
Министерство образования
Для тех, кто не сможет присутствовать на празднике "Сабантуй - 2023"  - будут организованы прямые эфиры: Сабантуй (Народные промыслы, выставка,  велогонка, конные скачки, торжественное открытие, чествование батыров,
Мамадышский район
​Оперный праздник от татарстанских симфоников - Казанский репортер Государственный академический симфонический оркестр Республики Татарстан и солисты Большого театра России Динара Алиева и Бехзод Давронов подарили меломанам оперный гала-концерт.
Казанский репортер
Фото Ирины Смирновой - Новости Заинска Давайте вспомним имена абсолютных батыров Сабантуя за 14 лет В разные годы абсолютными батырами Сабантуя в Заинском районе становились местные жители: Ильфат Ашрапов — абсолютный батыр 2008 года,
Новости Заинска